Балыкбистәлеләр Изге җирләргә сәфәргә юл алдылар
Кичә районнан 90 кеше Гомрә хаҗына киттеләр.
Алар арасында авыл имам хатыйплары, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре бар. Икенче ел рәттән хаҗиларны Балтач авылы мәчетенә җыеп биредә сәфәр намазы укыйлар, дога кылалар. Сәфәргә чыгучылар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде.
Гомрә хаҗына баручылар Казаннан килгән ике автобуска утырып юлга кузгалдылар. Озатырга килүче күпсанлы кунаклар һәм Балтач авылы халкы алар артыннан догалар укып, тәбарәк әйтеп калдылар.
Без дә аларга хәерле юл телибез. Кылган гамәлләре кабул булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев