Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Балык Бистәсендә «Гыйлем мәҗлесләре» дип аталган дини чара узды

Бүген Балык Бистәсе мәдәният йортында «Гыйлем мәҗлесләре» исемле чара узды.

Аны район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисеметдинов башлап җибәрде.  Ул барлык катнашучыларга Ураза аеның якынлашуын искә төшереп, Раббыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә өндәде, Коръән  сүрәләренә аңлатмалар бирде.

Бу чараны уздыру өчен Казан шәһәреннән  Диния назарәтенең дәгъвәт бүлеге  җитәкчесе Ленар хәзрәт Хәммәтов, шул ук бүлек хезмәткәре Мөхәммәтрәсүл хәзрәт Гыймбатов Саба районын мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча булышчысы, Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов,  «Хәләл» комитетының җитәкче урынбасары Салих хәзрәт Патеев  килгәннәр иде. Аларның һәрберсе үз өлкәләренә кагылышлы вәгазьләр сөйләп, сорауларга җавап бирделәр.

Ахырдан катнашучылар остазлар биргән сорауларга җавап биреп кадерле булган китапларга ия булдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев