Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Дин һәм без

Балык бистәсе районы Яңавыл авылында "Нигез боткасы"бәйрәме.

Элек-электән татар халкында йортка нигез салынгач "Нигез боткасы"дип аталган гореф гадәт яшәп килә.Шундый күркәм чараларнын берсе 10-чы сентябрь көнне Балык-бистэсе районы Яңавыл авылында оештырылды. Биредә "Әхмәтсафа"мәчетенә нигез салынып бетте.

Авыл халкы шушы сөенечле вакыйга уңаеннан төзүчеләргә hәм килгән кунакларга табын корды.Ит бәлешеннән авыз иткәч,өстәлнен күрке булып тары боткасы пеште. Бәйрәмдә мәчет төзелешен үз өстенә алучы иганәче Фәхретдинов Альберт Шамил улы, Биектау авылы җирле узидарә башлыгы Рифкат Миннәхмәт улы катнашты. Мәҗлес барышында авылның имамы Рамазан хәзрәт Хисаметдинов корбан гаетенен кайда укылачагын, зөлхиҗә аенын файзыләтләрен әйтеп узды.Чара тәмамлангач Корьән укып, булачак мәчетнен бәрәкәтле булуын теләп догалар кылынды. Мәҗлестә профессор, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф та катнашты. Ул Яңавыл авылы хәм мәчет тарихы турында китап чыгарачагын игълан итте...

Чыганак: "Азан" радиосы - Радио "Азан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев