Әлеге җыелышта республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
"Хәнәфи мәзхәбенең асылын аңлату бик мөһим. Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Әлеге ел уңаеннан хәнәфи мәзхәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган", - дип җиткерде Камил хәзрәт.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/52335-2016-el-hәnәfi-mәzhәbe-elyi-bulachak.html
Нет комментариев