Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Олы дини бәйрәмгә әзерләнәбез: быел Корбан гаете 4 октябрьгә туры килә

Татарстан Диния нәзарәтендә Корбан бәйрәменә әзерлек башланды. Казанга якын район мөхтәсибләре Корбан бәйрәменә әзерләнү чаралары хакында киңәштеләр.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә үткән сөйләшүдә баш казый ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Питрәч, Лаеш, Биектау, Югары Ослан районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.

Дин әһелләре башкалага якын районнарда корбан чалу йоласын башкару шартлары, мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Бүгенге көндә дин әһелләре корбан чалуларны оештыруга кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча район җитәкчеләре белән үзара сөйләшүләр алып бара. Иң беренче чиратта, бу махсус корбан чалу урыннарында тәртип булдыруга һәм җыештыруга кагыла. Әлеге урыннарга мал чалганнан соң калган терлек калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Исегезгә төшереп узабыз, Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме тәмамлангач җитмеш көн узуга, зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә һәм мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

(intertat.ru.)

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев