Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсендә олы җанлы кешеләр яши

Ике ел элек газга түләр акча булмагач, мәчетебезне утын белән ягып җылытуга күчтек.

Казанга барган саен радиатор-җылыткычка кызыгып, бәяләре төшмәсме икән, дип карап йөрдем. Соңгы баруымда мәчет өчен кирәк торбаларның бәяләре ике тапкырга арткан. Бик борчылып кайттым, дустым, авылдашым Фәнискә сөйләдем. Ике көн дә узмады, мәчетебез каршына барлык кирәк-яраклар төялгән машина килеп тә туктады.

Дустым Фәнис Хәйруллин менә шундый зур бүләк ясады мәчетебезгә. Ул башка вакытларда да булышып тора иде. Бу юлы да бик сөендерде. Бу киң күңелле, юмарт егетебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек тоела. Раббыбыз аңа сәламәтлек, бәхетле озын гомер бирсен. Тормыш иптәше Гүзәл ханым белән балаларының уңышларына сөенеп, миһербанлы, игелекле, динле оныклар сөеп яшәргә, эшләрендә зур уңышларга ирешергә насыйп итсен аларга.

Иске Арыш авылында яшәүче Фәниснең әти-әнисе Минвәли абый белән Шәмсекамал апага да эшчән, юмарт бала тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәтнең олысын әйтәсем килә. Аллаһыбыз аларга сәламәтлек, бәхетле тигез картлык насыйп итсен.

Мәчетебезгә хәленнән килгәнчә булышып торучы авылдашларыбыз да бар. Авылыбызның иң хөрмәтле аксакалы Миргазиз абыйның уллары Рөстәм һәм Зөфәр атна саен кайтып әти-әнисенә булышалар, мәчеткә барып намаз укыйлар, сәдака биреп китәләр. Гомер буе рәхәттә яшәп үз балаларынан да шундый кадер-хөрмәт күрсеннәр иде.

Авылдашыбызның хөрмәтле укытучысы Ринат Кәримовны да Раббыбыз рәхмәтеннән ташламасын. Бөтен эшне белә торган алтын куллы егет ул. Нинди генә эшкә алынса да ахырына кадәр башкарып чыга. Гөлнара ханым белән динле бала үстерәләр. Улларының әтисе кебек үрнәк булуына, бары тик игелекле эшләр башкаруына ышанычыбыз зур.

Хөрмәтле авылдашлар! Мәчетебезгә һәрвакыт ярдәм итеп торуыгыз өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Рамазан аена да аяк бастык. Гомер бик тиз уза. Саваплы эшләр эшләп калырга ашыгыйк, җәмәгать. Быел да Рамазан ае буена мәчетебездә "авыз ачу" мәҗлесләре уздырып, барыбызга да сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, авылыбызга иминлек, чәчкән игеннәребезнең уңуын сорарбыз, вафат булган әти-әниләребезгә, туганнарга, әрвахларга догалар кылырбыз.

Ринат Габделхәмитов,

Иске Арыш авылы имам-хатыйбы.

Фотосы: muslimpress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X