Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Алмаз Сафин: «Әти-әнигә балаларына яхшы тәрбия бирү - әманәт булып санала»

Күптән түгел укучым Алмаз Сафинның Ислам фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ия булуын, аның Казан Ислам университетында белем бирүен һәм берүк вакытта Казан шәһәренең “Өметлеләр” мәчетендә имам-хатыйп вазыйфаларын башкаруын ишеткәч авылдашым һәм шәкертем өчен горурлык хисләре кичердем.

Алмаз хәзрәт белән әңгәмәбез дә тиз ялганып китте.

      -Алмаз хәзрәт, соңгы вакытларда җәмгыятебездә бер-береңә карата игьтибарлылык, җылы мөнәсәбәт, изгелек кылу кебек күркәм гамәлләр икенче планга күчеп бара төсле тоела. Сезнеңчә ничек, бу хәл нилектән шулай дәвам итә, әллә соң барысы да мәгариф системасын ”үзгәртеп кору” галәмәтләре белән бәйлеме?

       -Сәясәткә кереп китмичә, бүгенгесе көнне күпләрне нык уйландыра һәм борчый торган тәрбия мәсьәләсенә беркадәр тукталып үтәсем килә. Монда иң элек әби-бабайларыбыз методикасына әйләнеп кайту, мөгаен, уңышлырак булыр. Әби-бабаларыбыз гомерләре буена оныкларын әдәпле, тәүфыйклы булыгыз, эшне яратыгыз, игелекләр кылыгыз, дип үстергәннәр. Мин гаиләдә балаларга беренче чиратта хезмәт тәрбиясе бирелергә тиеш дип саныйм. Билгеле, әдәплелек, изгелек кылу кебек күркәм  гамәлләрдән дә читләштерергә ярамый. Боларның барысын да безгә көндәлек тормышыбызда күп күзәтергә  туры килгәли. Әгәр дә мөселман кешесе үзенең матди мөмкинлекләрен һәм җәмгыятебездә тоткан дәрәҗәсен кулланып башкаларга файда китерсә, ярдәм күрсәтсә Аллаһы Тәгалә аны, һичшиксез, үз игьтибарыннан читтә калдырмаячак. Бәкара сүрәсенең 195 нче аятендә “Изгелек кылыгыз, Аллаһ андыйларны ярата, үз итә” диеп бик ачык әйтелгән.

      -Соңгы вакытларда авыл кешеләре арасында “Әманәт” сүзен аеруча еш ишетергә туры килә. Моңа дини күзлектән чыгып, аның мәгънәсенә аңлатма биреп үтсәгез иде?

      -Бу сүз үз өстеңә ниндидер  йөкләмә алуны күздә тота. Ул бүгенгесе көнне хәрбиләрнең тантаналы төстә ант бирүләренә тиң. Коръәндә ул күплек санда файдаланыла. Нисә сүрәсенең 58 нче аятендә “Аллаһ Тәгалә сезгә әманәтләрне үтәргә боера” диелгән. Монда инде барысы да бик яхшы аңлашыла. Бу бик киң һәм тирән мәгънәне аңлата. Әйтик, әти-әнигә балаларына яхшы тәрбия бирү -әманәт булып санала. Шулай ук төзүчегә  яхшы сыйфатлы итеп төзү, табибка авыруга дөрес диагноз куеп тиешенчә дәвалау әманәт булып тора. Мөхәммәт пәйгамбәребез: “Әманәтне үтә һәм сиңа хыянәт итүчегә начарлык эшләмә” дигән.  Мөселман кешесенең  әманәтне үтәве киң җәмгыятебез алдында икенче бурычы булып исәпләнә.

-Бүгенге җәмгыятьтә хөрмәтле затлар хакында да күп беләбез кебек. Сезнеңчә ничек, андый затлар беренче чиратта нинди сыйфатларга ия булырга тиешләр?

-Әйе, без үзебезнең тирә ягыбызда андый хөрмәтле кешеләр исемлегенә бик күп дәүләт бүләкләренә ия булучыларны кертергә гадәтләнгәнбез. Әмма һәр нәрсә дә орден-медальләр, Мактау кәгазләре, Дипломнар белән генә бәяләнми шул. Мөселман җәмгыятендә олы хөрмәткә ия булу өчен беренче чиратта чиста күңелле булу бик зур әһәмиятле, диелә. Дини кеше башкаларга файда китерергә, хакларын үтәргә һәм беркайчан да берәүгә дә начарлык эшләмәскә, тискәре гамәлләр кылмаска тиеш. Күргәнебезчә, алай күп нәрсәләр, зур чыгымнар да таләп ителми инде югыйсә. Моңа өстәп әле Аллаһ ярата торган иң хәерле гамәлләрнең берсе булып, кешене сөендерү, аның кайгысын җиңеләйтү яисә аны ачлыктан коткарып калу да исәпләнә. Аллаһыбыз, кешенең беркая чыкмыйча мәчеттә тәүлекләр буена гыйбадәт кылуына караганда, мөселман туганыңның хаҗәтен үтәү күпкә саваплырак, дигән. Кешеләргә карата ачык йөзле булу шулай ук Ислам дине хуплаган гамәлләрнең берсе булып тора. Бу да башкалар каршында хөрмәт казануга сәбәп булып тора ала. Мохтаҗларга булышу һәм очрашканда башлап сәлам бирү иң күркәм сыйфатларның берсе.

Күргәнебезчә, динебез кешене яхшы, матур, күркәм гамәлләргә генә өнди. Шулай булгач, изге Рамазан аенда гына түгел, гомеребез буена начарлыклардан тыелып яшәүгә ни җитә! 

Әңгәмәне Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X