Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

26 август көнне Крәшен Казысы авылында чиркәү ачу тантанасы булды [фото]

Узган елның 29 нчы ноябренә каршы төндә Керәшен Казысы авылында һәм күрше Мамадыш районында чиркәүләрне яндыру факты күпләрне тетрәндерде.

Татарстан Республикасы Президенты урман хуҗалыгы министрлыгына янган гыйбәдәт йортлары урынына яңаны торгызырга кирәклеге хакында күрсәтмә биргән иде. Җитәкчеләр алга куйган бурычны уңышлы үтәделәр. Төзелеш өчен агач материаллары хәзерләүдә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчеләре Ринат Насыйбуллин белән Гәүһәрия Закирова күп көч куйдылар. Чиркәү өчен алар 80 яшьлек наратлык диләнкесен бүлеп бирделәр. Яз башыннан төзелеш мәйданчыгы билгеләнеп, тәртипкә китерелде. Изге йортны яңадан торгызу максатыннан районыбыз дини мөфтияте беренчеләрдән булып 20 мең сум күләмендә акча җыеп тапшырды. Бу башлангычка районыбыз халкы да бердәм кушылды. Төзелешне июнь башында башлап җибәрделәр. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев бу җаваплы эшне урынбасары Рөстәм Гыйльмановка йөкләп ялгышмаган. Оештыру эшен ул актив төстә башлап җибәрде. Төзелешкә районнан һәм республикадан осталар чакырылды.

(Бу язманы гзетабыздан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X