30 октябрь 2019 яңалыклары
-
Район мәдәният йортында “Демография милли проектын гамәлгә ашыру” темасына форсайт-сессия булды
Район мәдәният йортында “Демография милли проектын гамәлгә ашыру” темасына форсайт-сессия булды.
-
Айдар Әхтәмов районыбыз үзмәшгульләр арасында танылганы
Районыбызда үзмәшгүльләр саны артканнан арта. Бу глобаль эксперимент моңа кадәр дә үз көннәрен үзләре күрүчеләргә керемнәрен күләгәдән чыгару мөмкинлеген бирде. Ставкасы да кызыктырырлык шул. Керемнән нибары 4 проценттан башлана.
-
Алдаркараклар балыкбистәлеләрнең банк карталарын " чистарталар"
Хәзерге заманда коммуникация чаралары күз иярмәс тизлектә үсеш кичерәләр. Алар безнең тормышны уңайлырак итәләр әлбәттә. Әмма теләсә кайсы технологияне явыз нияттән файдаланучылар да табылып тора. Мошенниклар прогресстан калышмыйлар, үз “эш ысуллар”ын даими рәвештә камилләштерәләр. Интернет челтәрен дә, мобиль элемтәне дә үзләренең мәкерле максатларында файдаланалар. Алдаркараклар шулай ук дусларыгызның, танышларыгызның социаль челтәрләрдәге аккаунтларын ватып керергә дә мөмкиннәр. Социаль тәэминат, коммуналь хезмәткәрләр сыйфатында өлкән кешеләрне алдау очраклары кабатлана. Җинаятьчеләр аларның ышанучанлыкларынан явызларча файдаланалар.