29 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Алдагы этапта да катнашачак
Күптән түгел Казанда Татарстан Республикасы “Яшь профессионаллар” (2018 WorldSkills Russia) төбәкара чемпионаты узды.
-
Балыкбистәлеләр, бердәм кабул итү көне булачак
4 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә социаль яклау бүлеге бинасында атасы яки анасы алимент түләүдән читләшеп йөрүче, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне үткәрелә.
-
Файдаланып кал, укучым!
3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр чорда 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен газетага ташламалы язылып була.
-
Инвалидлар декадасында районыбызның бер төркем шәхси эшмәкәрләре ташламалы хезмәт күрсәтергә булдылар
Инвалидлар декадасында районыбызның бер төркем шәхси эшмәкәрләре - чәчтарашлары инвалидларга ташламалы хезмәт күрсәтергә булдылар.
-
Булат Җиһаншин яңа туган улының исемен аңламаучыларга каршы ҖАВАП бирде
Популяр җырчы Булат Җиһаншинның улы туган дип язган идек.
-
«Казан егетләре» низагка кергән
Соңгы арада эстрада артистлары арасында туган конфликтларга шулкадәр күнектек ки, хәтта берничә көн тынлык булып торса үзебезгә үк «кызык» җитми башлый. Күпчелек артистларыбыз моның белән бик уңышлы файдалана да белә. Бүгенге көндә «хайп» төшенчәсе артык активлашып китү сәбәпле, кайбер артистлар тамашачыларын һәрдаим «тонус»та тотарга тырыша, юктан да сәбәп табып, тиз вакыт эчендә зур шау-шу дәрәҗәсенә җиткерәләр.
-
Агротехник техникум базасында Балык Бистәсе Әтиләр Советы конференциясе булып узды
Агротехник техникум базасында Балык Бистәсе Әтиләр Советы конференциясе булып узды. Анда әтиләр Советлары әгъзалары, рәисләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм башкалар катнашты. Безнең районда әтиләр Советлары 2016 елдан барлык мәгариф оешмаларында эшләп киләләр. Алар авыл җирлекләрендә абруй казанган, иң лаеклы, үрнәк булырдай әтиләрне берләштерәләр.
-
13 яшьлек малай 12 яшьлек дустын атып үтергән
Свердловск өлкәсендә 13 яшьлек үсмер 12 яшьлек дустын картәтисенең ау мылтыгыннан атып үтергән.
-
“Ак Барс” һөҗүмчесе Данис Зарипов “Торпедо”га каршы уенда рекорд куйды
“Ак Барс” хоккей командасы 5:1 исәбе белән җиңде.
-
Кызым белән яшь ярымлык баласын кыйнаган кияүне кудык
Кызым чит илгә ял итәргә баргач, бер төрек кешесе белән танышып кайтты. Нинди алтын таулар вәгъдә итеп кызыбызның башын әйләндергәндер, белим. Алиябезне алыштырып куйган кебек булды.
-
Владимир Путин аэропортларга мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен бирү турындагы указны имзалады
«Россиянең бөек исемнәре» проектында тавыш бирү 30 ноябрьдә төгәлләнә.
-
Путин Россиядә пенсияне арттыру турында әйтте
Россия Президенты пенсия түләүләрен арттыруны хәл ителгән мәсьәлә диде.
-
Балалардан алимент түләтәчәкләр
Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта яңа закон проекты кабул итте. Канун буенча, пенсия яше озайтылганнан соң, 55 һәм 60 яшькә җиткән әти-әниләргә үз балаларыннан алимент алырга хокук бирелә.
-
«Кайнар егет» кышын да футболкада гына йөри
Чувашиянең Чебоксар шәһәрендә билгесез бер ир-ат шәһәр шугалакларының берсенә велосипедта килгән.
-
Татарстанда пилотсыз автомобильләр йөри башлаячак
1 декабрьдән Татарстанда һәм Мәскәүдә пилотсыз автомобильләрне сыный башлаячаклар.