Беренче баласы туган гаиләләргә ай саен ун мең сум акча түләргә мөмкиннәр
Россия Президенты Владимир Путин "Ана капиталы"н 2021 нче елның 31 нче декабренә кадәр озайтырга һәм беренче баласы туган гаиләләргә сабыйга 1,5 яшь тулганчы ай саен 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул Президент каршындагы координация советы утырышында җиткерде.