29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Балык Бистәсендә 30 ноябрьдә һава хәле торышы.
Көн аязучан болытлы.Җиңелчә кар яву ихтимал. Һава температурасы көн дәвамында түбәнәячәк һәм кичке сәгатьләрдә -15 градус тирәсен тәшкил итәчәк. Җилнең юнәлеше көнбатыштан. Атмосфера басымы 750 мм. Һаваның дымлылыгы 80 % тирәсе. Чыганак: gismeteo.ru
-
Татарстанда укучы 11 меңлек туңдырма урлаган
14 яшьлек укучыны киосктан туңдырма урлаганда тотканнар.
-
Үземнеке – иң әйбәте
Соңгы арада иремнең игътибары кимегән кебек. Хәлемне дә сорашмый, эшләрем белән дә кызыксынмый. Җылы сүзләр ишетмәгәнгә дә биш былтыр. Менә беркөн иртән бик салкын иде. «Җылырак киен, суык тия күрмәсен», дисә, ни була инде? Шушы бер сүздән күңелем күтәрелеп, кайгыртучым барлыгын тоеп, көне буе куанып йөрер идем.
-
69 яшьлек Ренат Ибраһимов балалары Асылбикә, Гаишәбикә һәм Атиллага иптәшкә тагын бер бәби алып кайтырга җыена
Ренат Ибраһимов - татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел.
-
Балалар белән ярышлардан кайтучы автобус һәлакәткә очраган
Башкортстанда ярышлардан кайтучы балалар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте. Автобуста 30 пассажир, аларның 21е Эстәрлетамактан Пермьгә спорт ярышларыннан кайтучы балалар, яшүсмерләр булган. Җәмәгать транспорты 27 ноябрьдә Уфа - Янаул юлының 96 чакрымында...
-
Бистәнең үзәк китапханәсе кунаклар кабул итте
Район үзәк китапханәсендә "Әниләр җирдә иң газиз кеше" исемле әдәби музыкаль кичә үтте.
-
Балык Бистәсе халыкны социаль яклау бүлегендә үзенчәлекле бәйрәм
Узган якшәмбедә зур шәһәрләрнең мәшһүр залларыннан алып кечкенә авыл клубларына кадәр Әниләр көненә багышланган чаралар уздырылды.
-
Балык Бистәсендә әниләрне җырлы дуэтлар сәламләде
-Балык Бистәсе җирлеге талантларга бай, дигән сүзләрне кайда гына барсак та ишетергә туры килә.
-
Балык Бистәсендә «Бердәм Россия» фиркасе бүләге
Район газетасы - бүләккә.
-
Балык Бистәсе муниципаль районында ачык тыңлаулар узды
2016 елның 27 ноябрендә «Балык Бистәсе муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 еллар өчен бюджеты» на багышланган гомуми тыңлаулар узды. Гамәлдәге законлылык, гомуми тыңлаулар нигезендә түбәндәге карар кабул ителде: - Балык Бистәсе муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 еллар периоды бюджеты проектын тулысынча хупларга; - Балык Бистәсе муниципаль районының 2017...
-
Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе кабул итәчәк
1 декабрьдә 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Балык Бистәсе район мәдәният йортында Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкийның ярдәмчесе гражданнарны кабул итә. фото: m.business-gazeta.ru
-
Балык Бистәсендә "Авыл офыклары" газетасына ташламалы язылу
Хөрмәтле газета укучылар!
-
Гүзәл Яхина Уфага килә
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча спектакль куя.
-
Балык Бистәсе "Кулон-Агро" хуҗалыгында игенчеләр бәйрәм иттеләр
Узган атнаның шимбә көнне "Кулон-Агро" хуҗалыгы механизаторлары уңыш бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.