29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Вазыйх Фатыйхов:Сөю хисе мәңгелек
Бер күрүдә гашыйк булып кара, Мәхәбәтне аңлар өченгә. Янып кара сөю утларында, Булып кара гыйшык хисендә. Татып кара , бер яратып кара, Син аңларсың сөю барлыгын. Мәхәббәтнең ни икәнен әйтер, Миңа барган һәрбер адымың. Сөеп кара, янып,пешеп,көеп, Булдыра алсаң калып очкынга.. Мин булырмын һәрчак янәшәңдә, Йөрәгеңдә, сөю учыңда. Кабатлармын һәрчак...
-
Вазыйх Фатыйхов: Гомер сәгате үзгәрде
Гомер сәгате үзгәрде Таңнар атарга өлгерми, Кичкә атлап керәсең. Тоелмый вакыт агышы, Үзгәрәбез күрәмсең.
-
ТР Диния нәзарәте хезмәткәрләре Казанның Бишбалта бистәсендә мөселман зиратын чистартты
Зиратны, каберлекләрне көзге чүп-чардан, ботаклардан чистарткач, өмәчеләр әрвахлар рухына дога кылган.
-
Фәнис Җиһанша әбиләргә дә, бәбиләргә дә диктант яздырган?
29 октябрь көнне Россиянең 10 шәһәрендә яшәүчеләр үзләренең татар телен ни дәрәҗәдә белүен сынады - Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" әсәре буенча диктант язды. Intertat.ru хәбәрчесе дә катнашучыларга кушылды. Исегезгә төшерәбез: акция Казанда гына түгел, тагын тугыз шәһәрдә узды. Татарстан башкаласыннан кала, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ижау, Екатеринбург шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнашты....
-
Салават Миңнеханов: «Безнең аерылып торасыбыз килә!»
Татар эстрадасына зур шау-шу белән килеп кергән әлеге пар инде күптән үз тыңлаучысын тапты. Аларны кемдер пафостан гына торалар дип тәнкыйтьли, кемдер клипларын карагач "кеше кыланмаганны" дип куя. Ләкин яшьләр дә, әби-бабайлар да ярата аларны. Салават үзе дә бу хакта: - Мине әбиләр ярата, Аллага шөкер, - ди. Узган ел...
-
30 октябрьдә Татарстанда Сәяси репрессия корбаннарын искә алачаклар
Татарстан Милли архивында 1937-1938 еллардагы коточкыч репрессия җиленең Татарстанга ничек кагылуын дәлилләүче документлар саклана.
-
Сак булыгыз! Яңа төр алдакчылар барлыкка килгән!
...Телефон шалтырый. Рульдә булсам да, алам. Билгесез номер. Матур йомшак тавышлы хатын-кыз дәшә: - Исәнмесез! Мин Казандагы ... (кызганыч ки, исемен хәтерләп калмадым, дөресрәге, игътибарга алмадым) сәламәтлек саклау үзәге хезмәткәре. Сезнең телефон номерын сайлап алуыбыз очраклы түгел, чөнки аптекалар челтәрендә сезнең ташламалар мөмкинлеге бирә торган картагыз теркәлгән (алга таба берничә...
-
Рөстәм Вәлиевнең кызы: Әтием үз һөнәренең профессоры иде
Виртуоз музыкант, атаклы баянчы һәм гармунчы Рөстәм Вәлиев исән булса, быел октябрь аенда аңа 55 яшь тулган булыр иде. Бүген Г.Тукай исемендәге филармония бинасында, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиевкә багышланган «Якты бер моң» дип аталган искә алу кичәсе узачак. Гармун-баян телләренең хикмәтен үзенчә ача белгән моңсар егет күпләрнең...
-
"Өч көн"шигыре ( сөйли Данир Сабиров)
Өч көн гомерең калган дигән хәбәр, Килсә әгәр кинәт Ходайдан. Нишләр идең диеп сорадым мин Ак сакаллы зирәк бабайдан. Уйга калды бабай, күз кырые белән Хәйләкәр бер караш ташлады. Тамак төбен кырып, ашыкмыйча Салмак кына сүзен башлады: "Әйе балам, көтәм мин ул көнне, Күп уйландым" - диде ул хакта. Мал...
-
Сак булыгыз! Кырыкалдар йоклап ятмый
Республикада кырыкалдарлар корбаннары арта. Күптән түгел генә шәһәр районнарының берсендә яшәүче интернет аша автомобиль сатып алу мәсьәләсен хәл итеп, 150 мең сум акчасыннан колак кага. Сатучы тапталган схема буенча үзенең банк картасы номерын смс хәбәр итеп җибәрә һәм шул счетка 46 мең акча салуын сорый. Аннары тагын 100 мең кирәклеге...
-
Балыкбистэлелэр,чын кыш килә! Әзерләнегез?!
Буран, юеш кар, чатнама суык - якын киләчәктә шундый һава торышы хөкем итәчәк.
-
Киләсе елга стипендияләр күпмегә артачак?
2017-2018 елгы уку елында студентларның стипендияләре шактыйга артачак.
-
Дога көче [булган хәл]
Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл. ...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый. Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм...
-
Комсомол туган көн бар иде!
Комсомол туган көн бар иде! Моны инде комсомолда тәрбияләнүчеләр, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, ә алар аз түгел, ялгышмасам алтау иде дип беләм, комсомол Уставын ятлап, Алла "юклыгы"на ышанып комсомолга кергәннәр генә белә бу бәйрәмне. Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар,...
-
Операция көтеп арыган ир-ат үзе аяк бармакларын кискән
Диабет белән авыручы элеккеге хәрби, 57 яшьлек ир-ат операция көтеп арыгач, аны үзе ясаган. Англиядә яшәүче Пол Диббинс аякларын өшеткәннән соң, аңарда диабетик табан чире башлана. Нәтиҗәдә аның аякларын тездән түбән кисәргә кирәк булып чыга. Әмма табибларның эше тыгыз булу сәбәпле операцияне гел кичектереп киләләр. Кабаттан 6 атна көтәргә кирәклеге...