29 май 2016 яңалыклары
-
«Деффчонки» сериалы йолдызы киявен Казанда тапкан [+фото]
Күптән түгел 31 яшен тутырган «Деффчонки» сериалы актрисасы Анастасия Денисова Казан егете Богдан Осыкага кияүгә чыккан. Алар Казанда төшерелгән "Урта яшьтәге кыз" фильмында бергә эшләгән булганнар. Мәскәү кунагы бу фильмда төп рольләрнең берсен башкарган, ә Казан егете - оператор булып эшләгән.
-
Татарстанда - атыш
Чаллының ГЭС бистәсендә бер ир-ат ике егетне травматик коралдан ата. Егетләр сугыша башлагач, ул тәрәзәдән аларның тавышын ишетеп, подъездга йөгереп чыга һәм ата. Егетләрнең икесе дә травматик корал җәрәхәтләре белән Чаллының БСМП хирургия бүлегенә китереләләр. Хәзер алар авыр хәлдә, дәвалау узалар. Вакыйганы ачыклау белән хәзер полицейскийлар шогыльләнә. http://intertat.ru/tt/
-
Өч укучыны телефон алып кергән өчен имтиханнан куганнар
Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы өч укучыны төп дәүләт имтиханы вакытында телефон белән тотканнар.