29 май 2013 яңалыклары
-
Кое, эчәргә су бирче...
Элек-электән чишмәләр һәм коелар авыл халкы өчен эчә торган су чыганагы булып тордылар. Балык бистәсендә дә берничә кое сакланган әле. Әмма аларның да бер өлешенә ремонт таләп ителә.
-
“Ошамаса–эштән китегез!” –җавап түгел
Май ае башында ТР Прокуратурасы сайтына түбәндәге эчтәлектәге хәбәр килә: "Сезгә ООО "Водоканал" эшчеләре яза. Безгә даими рәвештә хезмәт хакы түләмиләр. Соңгы хезмәт хакын февраль ае өчен өлешләп алдык. Күбебезнең хезмәт хакы 6 мең сумнан артмый. Аны да вакытында бирмиләр. Район прокуратурасы безнең мөрәҗәгатьләргә игътибар итми. Җитәкчелек кергән барлык акчаны...
-
«Галстугым шуңа ал минем»
Шулай беркөнне район балалар иҗат үзәгеннән шалтыраталар: « Рузидә, сине 19 май көнне Биектау районына пионер оешмасының 90 еллык юбилее уңаеннан уздырылачак слетка җибәрәбез"-диләр. Мәктәптә эшнең хәзер кызган чагы, шуңа да карамастан мин барлык мәктәп, гаилә эшләрен калдырып ризалаштым. Елена Блинова Николаевна һәм Тегермәнлек мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Диләрә Габидуллина...
-
Тәҗрибә буш урында тупланмый...
Барлык технологик таләпләрне дөрес һәм төгәл үтәгәнгә, мәшләклеләр бүген һәр сыердан 19 ар килограмм сөт савалар. Җәй арзанлы һәм мул сөт чоры дип хак әйтә халык. Биредә дә нәкъ менә шушы принциптан чыгып эш итәләр.
-
Авылны Морат кебекләр яшәтә...
Авыл хуҗалыгында шулай бит инде ул. Бер эшне тәмамлап ял итә алмыйсың, икенчесе өстәлә, кыскасы ел тәүлеге хезмәт куласасында авыл кешесе.
-
Моңсу һәм шатлыклы тантана
Бу бәйрәм тантанасы һәрвакыт моңсу да, шатлыклы да. Моңсу, чөнки балачак, мәктәп, яраткан укытучылар белән аерылышасың. Шатлыклы, чөнки егет-кызларны алда яңа, мөстәкыйль, кызыклы тормыш көтә.