28 июль 2017 яңалыклары
-
Балыкбистәле, шагыйрь Равил Фәйзуллин башлангычындагы«Фәйзуллин йөзүләре» быел 1 августта булачак
Быел татар язучылары, журналистлар һәм сәнгатькәрләрнең «Фәйзуллин йөзүләре» дип аталган мәдәни-спорт бәйрәме 1 августта Яшел Үзән районы Олы Чишмә (Большие Ключи) авылы янындагы буада булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллин хәбәр итте.
-
Балык - Бистәсе районында аталы - кызлы фермерлар
Кайбер авыл җирлекләренә барып чыксаң, авылда эш юк, дигән зарлану сүзләрен ишетәсең. Төптәнрәк уйлап карасак, чыннан да шулаймы соң бу? Ун-унбиш сутый җиреннән дә бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш сатып, терлек азыгы, бәрәңге үстереп күләмле генә табышка ия булучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берәүләр кош-корт, икенчеләр мал-туар асрый,...
-
Балык - Бистәсенең Чулман ярының ял итү паркында киңәйтү эшләре алып барыла
Ышанмасагыз төшеп карагыз.
-
Хәния Фәрхи Әлфия Авзалованың 40гы көнне үлде
Кеше китә - җыры кала. Язмыш дими ни дисең, Хәния Фәрхи Әлфия Авзалованың үлеменә 40 көн тулган көнне вафат булды. Әлфия апабызның якты истәлегенә багышлап бүген Казанда аш та үткәрделәр. Татар моңының легендасы Әлфия Авзалова инсульттан 15 июнь төнендә вафат булган иде. Хәния Фәрхи үлеме турында әлегә конкрет мәгълүмат юк....
-
Балыкбистәлеләрнең иң дә яраткан урыны кай җирдә
Кама ярын төзекләндерүнең икенче чиратында каралган обьектларны төзү эшләре соңгы вакытларда тагын да активлашып китте. Моның өчен бу елга да дәүләтебезнең махсус программасыннан өстәмә 16 миллион сум акча каралган.
-
Балык - Бистәсенең Бәтке һәм Яншык авылларын асфальт бәйләп торачак
Яншык авыл халкы өчен куанычлы хәбәр.Аларның авылына асфальт түшиләр. Юл эшләре бик кызу темплар белән бара.
-
Балык - Бистәсенең Полянка авылында сыер һәм сарыклар сәяхәткә чыкканнар
Балык - Бистәсенең Полянка авылына төшкән саен хаман бер күренешкә тап буласың. Эйтерсенлә хайваннар дөньясына килеп әләгәсең. Сыер,сарык,тавык барсыда урамда чабып йөри.Шунда шундый сорау туа. Кая карый икән бу хайваннарның хуҗалары?! Автор Ленар Касимов.
-
Балык Бистәсе районында 90 яшьне узганнар 200 гә якынлашып килә, ни хикмәт...
Бүгенге көндә районда 183 кеше 90 чиген узып гомер кичерә. Сентябрь- октябрь айларында өч ак әбибез 99 яшьлекләрен билгеләп китәргә җыеналар.
-
Балыкбистәлеләр су коену сезонын ачып җибәрделәр
Кичә әллә көн кызу булганлыктан Чулман ярында кеше бик куп иде.Без кызыксынап Кама ярына төшеп алар белән аралашып ,фотоларга төштек. Халык бик канәгать,суны җылы,кәефләр күтәренке диделәр. Без алар өчен бик шатбыз!
-
Балык Бистәсендә узачак футбол уенын карарга көтеп калабыз
30 нчы июль көнне район үзәге "Яшьлек" стадионында республиканың футбол буеча I нче лигасында уйнаучы командалар арасында чираттагы уен булачак.