27 март 2014 яңалыклары
-
Россия беренчелегенең җиңүчеләре билгеле булды
Бүген "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Бөтенроссия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышларының ябылу тантанасы үтте. Ниһаять, бер атнага сузылган бьйгенец жиңүчеләре билгельнде. "Е-Л су асты көймәләре модельләре" классында Балык Бистәсенең Балалар иҗат үзәгендәге түгәрәктә (тренеры-Юрий Тихонов) шөгыльләнүче Станислав Мишин 3 урынга лаек булды. (Чарадан тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз)
-
ИЛҮЗ белән ИЛҮЗӘ
ИЛҮЗ белән ИЛҮЗӘ Садыйковлар Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең 4 "а" сыйныф укучылары. Тырышып укыйлар, сәнгатьне яраталар. Илүз район балалар иҗат үзәгенә йөреп, бию түгәрәгендә шөгыльләнсә, Илүзә рәсем ясау сәнгатен үз күрә. Мөләемнәр, сөйкемлеләр. Әнә шул сыйфатлары белән үзләрен яраттыра да беләләр.
-
«Авылым тәрәзәсе»
Искә төшә тәмле печән исе, Искә төшә покос сырлары. Сагынганда туган якларыңны, Күзалла син авылың кырларын. Урман куенында печән өсте, Шул чакларның тәмен сагынам. Ә бу сурәт-Чаллыбашыннан, Табигатьнең нурлы ягыннан. Вазыйх ФАТЫЙХОВ фотосы.
-
Бәткелеләр район данын якладылар
Күптән түгел Байлар Сабасында беренче мәктәп Спартакиадасы кысаларында республика беренчелегенә бадминтон ярышлары булып узды. Анда республикабыз шәһәр, районнарыннан 34 команда катнашты. Безнең район данын Бәтке мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары Гүзәл Нуриева һәм Дамир Хисмәтов (тренерлары Рәис Хәлилов) якладылар. Ярышларның 1, 2 этапларында Зәй, Баулы командаларын зур өстенлек белән җиңделәр якташларыбыз....
-
Омтылышларында күңел җылысы ята
Без укучыларыбызны Балыклы Чүкәй авылында терлекчелекне уңышлы алып баручы "Азат" крестьян фермерлык хуҗалыгы (җитәкчесе Илдар Имамиев) эшчәнлеге белән таныштырган идек инде. Шушы көннәрдә бу фермерның Анатыш авылында озак еллар буш торган бинага 75 баш нәселле терлекләр алып кайтуын ишеткәч шунда юл тоттык. Биредә гадәти эш иртәсе иде. Башка хуҗалыклардан үзгә...
-
Хезмәт юлларында оешма белән яшьтәшләр
Сез әлеге фотода "Агрохимсервис" оешмасының нигез ташы салына башлаганнан бирле хезмәт куючы коллектив маякларын күрәсез. Михайл Тренин, Виктор Лапитов һәм Юрий Гордеев коллективта инде 35-30 ел өзлексез хезмәт куялар. Бүгенге көндә Михайл гараж мөдире вазифасын башкара. Оешмада техникадан югары җитештерүчән файдаланыла икән, бу аның да лаеклы хезмәт өлеше. Виктор белән...
-
Ярышлар тәмамлана
24 мартта ачылган Россия беренчелегенә үткәрелүче судомоделизм ярышларының ябылу тантанасы бүген "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 11.00 сәгатьтә булачак. Барыгызны да шул тантанага көтәбез!