25 март 2014 яңалыклары
-
Илкүләм ярышлар бездә бара
Инде икенче ел Татарстан Республикасында кечкенә яшь группалары арасында Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары уздырыла. Һәм бу юкка гына түгел! Татарстанда балалар һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерү буенча бик зур эшләр башкарыла. Бу елны ярыш уздыру урыны итеп Балык бистәсе районы сайланды. Чөнки район балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар...
-
Супер-финалга үттеләр
Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәре Мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2014" республика телевизион яшьләр фестивале үтте. -Икенче турга Котлы Бөкәш мәктәбенең Гөлнара Шәмсевәлиева җитәкчелегендәге икенче сыйныф укучылары Гөлия Гайсина белән Зилә Шәйдуллина җиңү яулады. Сәхнәдә югалып калмыйча алар үз чыгышларын ышанычлы һәм кызыклы итеп башкардылар. Кызлар 14 апрель көнне Казанда үтәчәк супер-финалга юлламага ия...
-
Эш булса хәбәр ит, юкса?
Район прокуратурасы предприятие һәм оешмаларда "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында"гы Федераль законның, аерым алганда, ай саен вакантлы эш урыннары турында мәгълүматлар тапшыру таләпләренең үтәлешен тикшерде. Халыкның мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт сәясәте Россия Федерациясе гражданнарының милләтенә, яшенә, җенесенә, социаль хәленә, сәяси карашларына бәйсез рәвештә ирекле хезмәткә, эш урынын сайлауга тигез мөмкинлекләр тудыруга...
-
“Яшел елан” чакмасын
Мартның 20 сеннән 30 ына кадәр район территориясендә балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сатуга, аларны исерткечләр куллануга тартуга бәйле административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән максатчан чаралар үткәрелә. -Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен гражданнарга 30 меңнән 50 меңгә, урындагы кешеләргә 100 меңнән 200 меңгә, юридик затларга 300 меңнән...
-
Инсаф язгы бәйгегә әзер
"Кулон-Агро" районыбызда бүген иң эре хуҗалыклардан исәпләнә. Аның җир мәйданы да елдан-ел арта. Иң куанычлысы, элеккеге еллардагы кебек быел да кулонлылар язгы кыр эшләренә зур хәстәрлек белән киләләр. Биредә инде кыр эшләрендә катнашырга әзер булган агрегатларны тигез сафка тезгәннәр. Бүген һәр механизатор үз тракторын төзәтә. Кайберәүләр инде аны ремонтлап чыгарга...
-
«Авылым тәрәзәсе»
Күгәрченем, туган авылым минем, Шундый матур җиргә урнашкан. Чылтырап аккан Сула елгасы, Камаларга барып тоташкан. Бигрәк ямьле аның урманнары, Чишмәләре,елга буйлары, Күңелләрне айкап-айкап ала, Сайрар кошларының моңнары.
-
Хуш киләсең, түргә уз!
Нәүрүз бәйрәмен атна буе бәйрәм иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары бар. Безнең көннәргә килеп җиткәнче, аңа яңадан-яңа бизәкләр өстәлгән. Биектау авылы җирлегенә кергән Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары клубы һәм китапханәсе, Биектау авылы мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән "Нәүрүз" бәйрәме авыл халкы күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәмне...
-
Күңел язын көткәндә
Сукмагыма карлар явып үтте, Ә мин һаман язлар котәмен.. Кыш буранлап дулый урамнарда, Ә мин кышта чәчкә көтәмен.. Карлы болыт күкне каплаганда, Мин шул күктә кояш көтәмен.. Кар бөртеге ява чәчләремә, Ә мин ләйсән яңгыр көтәмен.. Үтче диеп кышны ашыктырам, Язлар килер диеп артыннан.. Андый язлар кирәк түгел лә бит,...