“Без - сугыш елы балалары”, - диләр Олы Әшнәк авылыннан Илдар һәм Миңнегөл Гариповлар
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бик күпләрнең язмышына үтеп кергән, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән көн ул.