"Энҗе бөртекләре, җәүһәр ташларына тиң" ,- диләр алар турында
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында мөслимәләр катнашында "Иман нуры бөрки хатын-кыздан, көч алганга Ислам диненнән" исемле чара үтте.
Ул туган төбәгебез халкы тарихын өйрәнү, район халкына хезмәт итеп тирән хөрмәт казанган абыстай, мөгалиммәләребез тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырылды.