Бар шундый һөнәр-закон тәртибен саклау
Бүгенге тормышыбызда хокук саклау органнарының роле зур. Һәр кеше үзенең, якыннарының, ата-анасының, балаларының куркынычсызлыгына тулысынча ышанган , инанган булырга тиеш. Ә безнең тынычлыкны, иминлекне нәкъ менә полиция хезмәткәрләре тәэмин итә дә инде. Җинаятчелек белән көрәшнең алгы сафында да алар. Күп кенә яшьләр тормышларын шушы кайвакыт куркыныч та, авыр да, әмма бик кирәкле дә һөнәргә бәйләү турында уйланалардыр. Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртипләре, хезмәт шартлары, үзенчәлекләре турында сөйләвен сорап район эчке эшләр бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Динар Ахуновка мөрәҗәгать иттек.