Балалар иҗаты
Көзнең бер көне. Мин иртән уянуга, тизрәк тәрәзә янына ашыктым. Урамда көн бөркү. Сибәләп – сибәләп кенә яңгыр ява, аннары болыт арасыннан саран гына кояш елмая. Кояшның нурлары шул чәчәкләрдәге яңгыр тамчыларында җемелдәп, күзләрне кызыктыра. Мин бу сихри матурлыкка сокланып карап тордым, аннары мәктәпкә укырга барасымны искә төшереп, тиз генә әзерләнә башладым. Аш бүлмәсеннән шундый тәмле коймак исе килеп керде. Әнием һәркөн шулай бездән иртәрәк уянып, җылы ризык әзерли.