Күрше хакын хаклап яшәдек
Авыл җирендә элек-электән үк күрше-күлән бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус-татулыкта гомер кичергән. Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк. Ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, аның ишеген кагасың.