Балык Бистәсе Олы Елга авылында яшәүче Гыйматдин аганың тормыш китабы
- Энем, белмим ничек кабул итәрсең, эшләгән дәверемдә җирне кочаклап шатлык яшьләремне агызган, камылларга башым салып җир-анага рәхмәт укыган чакларым аз булмады, - дип башлады ул сүзен. Әйе, ышанам Гыйматдин ага сүзләрегезгә. Гомум хезмәт стажы 56 елдан артып киткән, шуның 25 елын агроном, 10 елын колхоз рәисе булып эшләгән кешенең хезмәт юлларында барысы да булгандыр. Сез бит җир белән турыдан-туры эшләгән кеше. Сезнең “Легендар” дип аталырга да тулы хакыгыз бар.