Кичерерсеңме, балам?
Ялгыш адым ясап, газиз кешеләребезнең күңелен рәнҗетүдән сак булыйк.
Лилия эштән көн саен арып кайта. Ире юк. Барлык дөнья мәшәкатьләрен үз җилкәсендә тартырга туры килә аңа. Алты тулыр-тулмас тора, балалары уянганчы ашарга пешерә, җидедә аларны уята, киендерә, берсен - мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына әзерли. Ике баласын җитәкләп, соңламас өчен йөгерә-атлый...