«Хыянәт итмәгән ир юк ул!»
Бер танышым мәкальләрнең ахырын үзгәртеп сөйләргә ярата. «Өйләнүнең ние бар - кочаклыйсы да йоклыйсы» дигәнен дә: «Аннан милек чутлыйсы, аерылып туктыйсы», - дип бетерә. Хәзерге заманга бик туры килә бу сүзләр - күпчелек никахларның ахыры әнә шул милек бүлешеп, аерым яшәүгә кайтып кала бит. Статистика мәгълүматларына гына күз салыгыз: Русиядә...