Зөлфәт Зиннуров тагын операция ясаткан
Зөлфәт Зиннуров янә хастаханәгә эләккән. Әле күптән түгел генә сукыр эчәгесенә операция ясаткан алып баручының 16нчы хастаханәдә борынында «кирәк-кирәкмәс, артык» кимерчәкләрен алып атканнар. «Борын эчендә суктылар, каезладылар, кистеләр», ди үзе операциядән чыккач. Баксаң, борынының бер ягы яхшылап суламаган икән.