Гүзәл Хабибуллина: мин – авыл баласы! (хисләр кайтавазы)
Кечкенә чагымда шәһәргә бару әйтеп бетермәслек зур бер куаныч иде минем өчен. Әлеге бәхет миңа, әлбәттә, ел саен тәтемәсә дә, әни булдыра алганча җәен шәһәр күрсәтеп кайтырга тырыша иде безгә. Я шәһәрдә яшәүче берәр туганың кунакка алып китә. "Иртәгә юлга кузгалабыз", - диеп яткан төннең рәхәтлекләрен белсәгез.