Табигатькә яз килә
Табигатькә яз килә
Кырлар йокыдан уянды,
Гөлләр ачты күзләрен,
Егет кәләшлеккә сайлый
Кызларның иң гүзәлен.
Табигатьнең матур чагы,
Сулап туймас һавасы,
Серләре ачылып тора
Яңасыннан яңасы.
Су буенда яшь егетләр
Кызлар күзләп йөриләр,
Ә кызлары күз кыскалап
Тыпыр-тыпыр бииләр.
Имеш, егетләр ни почем,
- Чыктык, - диләр, - уенга,
Ә...