Иремнән яхшыракны таба алмадым
Танышымның «ВКонтакте» социаль челтәренә куйган туй фотоларын күреп, котларга дип үзенә шалтыраттым. Моннан ун ел элек иреннән аерылганнан соң, ниһаять, Илүзә тиң ярын тапкан дисәм, ул кабат беренче иренә кияүгә чыккан икән. «Ун ел бәхет эзләдем, иремнән дә яхшыракны таба алмадым», - ди танышым.