"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы
9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгында әнисен һәм 5 туганын югалткан малай үз әтисенә тәрбиягә бирелгән.
Укучы баланы 41 яшьлек йөртүче идарә итүендәгеToyota Corolla автомобиле бәрдергән.
Чирмешән авылында яшәүче тыл батыры Маһирә әби Вәлиеваны авылдашлары һәм район, авыл җирлеге җитәкчеләре 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бу атнада Юлсубино авылы мәктәбендә «Җирдән китү үлем түгел икән әле, исән булса сине белгәннәр...» дип исемләнгән бик матур искә алу кичәсе узды. Аның монда уздырылуы очраклы хәл түгел иде. Чөнки чара күп еллар Юлсубино мәктәбендә директор вазыйфасын башкарган Гариф абый Шәйдуллинның тууына 90 ел булуга багышланган иде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 15 гыйнварда, кар, юеш кар явачак.
0