Ерткычлардан да ник мәрхәмәтсез сез, кешеләр!
Бертуганымның улы туды. Киленебезне каршы алырга бала тудыру йортына бардык. Үзенә күрә бер бәйрәм инде, күңелле. Бөтенебездән бигрәк, Айгөл шатлана. Ул, баласын күтәргән килеш, миңа таба килде дә: «Беләсеңме, Рузилә, әниләрнең дә төрлесе бар икән», - диде.