25 сентябрьдә Татарстаннан беренче хаҗилар юлга кузгала
Быелга хаҗга барып кайту 155 мең сумга төшә. Сәфәр 20-30 көн дәвам итәчәк, шуның 5 көнен хаҗилар Мәдинә мәчетендә уздырачак. "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы кысаларында хаҗ кылырга баручыларны ике тапкыр ашатачаклар. Төркемнәрне имамнар һәм медицина белгечләре озатып йөриячәк.