БДИда тест өлеше бетерелә
Бердәм дәүләт имтиханында "бәхет сынаулар"га чик куярга ниятлиләр. Якындагы елларда барлык фәннәр буенча сынау биремнәренең тест өлешен кыскартырга яки бөтенләй бетерергә телиләр. Математика һәм рус әдәбиятында "А" пункты юк ителде инде. Киләсе елда мондый үзгәреш рус теленнән дә көтелә.