“Курорт” операциясе
Массакүләм ял урыннарында җәмәгать куркынычсызлыгын, хокук тәртибен, балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, районда "Курорт" операциясе уздырыла. Аның төп этабы 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итә. Операция кысаларында җинаятьләрне, административ хокук тәртибе бозуларны, шул исәптән граҗданнарның шәхси милекләрен урлауларны, автотранспорт, йөзү чараларын кууларны профилактикалауга зур игътибар биреләчәк. Хокук саклау органнары...