Батырлыкка тиң хезмәт юлы
Соңгы елларда республикабыз матбугатында сугыш чоры балаларының тормышы, хезмәт юлы турында язмалар күп басыла, радио, телевидениедә тапшырулар эшләнә.Бу бик кирәкле гамәл. Шул авыр чорда өлкәннәр янәшәсендә иңгә-иң торып эшләгәннәр бит алар, аннан соң халык хуҗалыгын торгызуга күпме көчләрен куйганнар. Һәрберсенең тормышы аерым тарих. Батырлык, тырышлык, сабырлык үрнәге. Сугыш чоры балалары-хәзер...