“Наркотикларсыз тормыш”
26 июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркотикларны куллануга, аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә.
Бу дата 1987 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан берләшмәнең наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә эшчәнлеген көчәйтү максатыннан билгеләнә. Психоактив матдәләрнең кешегә тәэсире турында аңлату эшләренә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга карамастан, наркотиклар кешеләрнең, бигрәк тә яшь...