Чишмә дә,күңелләр дә сафланды
Узган ел газетабызның сентябрь ае санында "Чишмәләр җыры тынмасын..." дип исемләнгән язмам басылып чыккан иде. Хәтерләсәгез, әлеге язмада Юлсубино (Балтач) авылындагы иң тәмле сулы Закир бабай чишмәсенең ташландык, аяныч хәлдә булуын тасвирлаган идем.
Шул чишмәгә җан өрү максатыннан, авылдашлар белән 1 майда чишмә янында җыйналдык. Билгеле, бу эшкә әзерлек бер...