Район газетасы турында ниләр уйлыйсыз?
Без үзебезнең укучыларга аларның "Авыл офыклары" газетасын кайчаннан бирле яздыруы, нинди язмаларга өстенлек бирүе, сайтыбызны карап баралармы, юкмы икәнлеге һәм нинди теләкләре барлыгы хакында сораулар бирдек. Менә нинди җаваплар алдык:
Татьяна Сарыкова:
-Газетаны инде күптәннән алдырабыз. Барлык язмаларны да укып барабыз. Үзем аш-су рецептлары, бакчачылык буенча киңәшләр укырга яратам.
Маргарита...