Сина авыр чакта
Сиңа авыр чакта
Сизәм, тоям.
Төшләремә чөнки керәсең.
Очар коштай күккә күтәреләм,
Канатларым кага алмасам да
Очам синең янга,
Сагынасың мине, күрәмсең.
"Назлым" диеп эндәшәсең миңа,
Ишетәм бит.
Кояш нуры булып
Тәрәзәңнән керәм,
Йөзләреңә йөзем куям,
Күзләреңнән үбәм,
Авыртуың алам,
Үз җаныма салам...
Син, ниһаять, аңга киләсең.
Сиңа авыр чакта...