КАМИЛ белән КАМИЛӘ ГАРИФУЛЛИННАР
Камил белән Камиләгә 6 яшь. Һәр иртәдә Күгәрчен авылындагы «Каенкай" балалар бакчасына килә алар. Тырышып рәсем дә ясыйлар, санарга да өйрәнәләр. Татулар, дуслар. "Камиләбез үзен зурга саный, Камилне гел барлап кына йөри инде",--ди әниләре Алсу елмаеп. Шулай булмый ни, әнисенең булышчысы ич ул! Ә Камил җае чыкканда әтисе һәм абыйсы...