Сәхнә аның ышанычлы канаты
Раил Рамазанов талантлы егет. Әле яшь кенә булуына карамастан, бүгенге көндә ул профессиональ дәрәҗәдә республикакүләм сәхнәләрдә чыгыш ясый. Без аның белән якыннанрак танышырга булдык.
-Раил, шәхсән дөньягыз белән танышасы иде?
-Мин каным, җаным белән Балык бистәсенеке. Шаян малай идем, биюче булырга хыялландым. Бәләкәйдән әни мине кая гына биреп карамады: биюгә...