Көрәшеп кайттылар
30 март көнне Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда халыкара класслы спорт остасы В.Маркеловның 70 яшьлегенә багышланган Бөтенроссия ирекле көрәш турниры үткәрелде. Мәртәбәле бәйгедә республика шәһәр-районнарыннан, Сургут, Арзамас, Ижау шәһәрләреннән 13 команда катнашты. Келәмнәргә 130 дан артык берсеннән-берсе сәләтле, өметле яшь көрәшчеләр чыкты.
Безнең районның балаларга белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Илназ...