Алар яшәгән йорт–музей да, гөлбакча да...
Урамнан атлаган шәйдә үк сине пар аккош, үрелгән читән белән әйләндереп алынган чәчәк оранжереясы, бизәкле капка, мозаика тротуар, зәвыклы йорт үзенә җәлеп итеп ала. Күренеп тора, монда чын иҗади бай күңелле гаилә яши. Альбина һәм Рамил Җамалиевлар яшәгән утар керә-керешкә гөлбакчаны хәтерләтә, аның белән якыннанрак танышкан саен музейханә диварларына үткәндәй...