Кемгә бәйрәм, кемгә туй...
Мөселман дөньясы изге Рамазан аена аяк басты, атна башыннан уразага керде. Ходай рәхмәте белән бәйрәмгә теләктәшлек иткәндәй яңгырлар явып узды, һавалар сафланып, көннәр салкынчаланып китте. Озын көн дәвамлылыгы куйган сынауларны исәнлектә узарга насыйп әйләсен.