Хатирәләр язда яңара
Әниләр сүзе
Тупасланды, әйе, безнең куллар,
Сез сугышта йөргән чакларны.
Җир тырмашып сабан-сука тарттык,
Алыштырдык хәтта атларны.
Әмма түздек бөтен авырлыкка,
Сез кайтуны көттек җан атып.
Түздек, түздек,
Тагын бер кат түздек,
Иреннәрне тешләп, канатып.
Бөкерәйгән билләр тураерлар,
Эчкә баткан күзгә нур иңәр.
Без беләбез, җиңел бирелмәгән,
Беркемгә дә олы...