Алма ерак тәгәрәми
"Ак Барс" банкның Балык бистәсе өстәмә офисы баш бухгалтеры Зөлфия Фәхриеваның эш урыны кешедән өзелеп тормый инде. Һәр клиентны, юридик затмы ул, физикмы якты йөз белән каршы ала. "Аның белән эшләве җиңел, белмәгәнеңне сабыр гына аңлата, онытсаң исеңә төшерә, киңәшләре белән ярдәм итә. Клиентларга культуралы хезмәт күрсәтүнең бер өлгесе инде",-диләр...