18 июнь 2014 яңалыклары
-
"Бер күрешер өчен килдек без..."
Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы Мәдәният йортында гаҗәеп күңелле, үзенчәлекле кичә уздырылды. Авыл халкы белән очрашуга "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, "Сөембикә" журналыннан шагыйрә Асия Юнысова, журналистлар Мәдинә Авзалова, Эльмира Закирова килгәннәр иде. Халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, мәдәнияты хакында бергәләп сөйләшү барды бу көнне....
-
Унике елдан соң беренче ничья
Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче тур уеннары тәмамланды. Унике елга сузылган тәнәфестән соң, мундиальдә, ниһаять, Россия җыелмасын да күрү бәхетенә ирештек. Россия җыелмасының Көньяк Корея командасына каршы тәүге уенын безнең илдә яшәүчеләрнең күпчелек өлеше карый алмагандыр, мөгаен. Чөнки ошбу матч төнге икедә генә башланды. Социаль челтәрләрнең берсендә бер танышым язганча,...
-
Өлешеңә тигән көмешең
Кыз урлау-борынгы йола. Ул ата-ана рөхсәтеннән башка эшләнелгән. Урланган кыз егет өендә кунса, аңа бүтән ир-егетләр инде карамаган. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Кайбер чыганакларда язылганча, татарларда тол хатыннарга, таныш түгел хатын-кызларга тимәгәннәр. Бары тик күнелгә хуш килгән таныш чибәркәйне генә әләктереп качканнар....
-
Бәхет телим, балам
-И кызым, олы тормыш юлына да аяк бастың. Ходай рәхмәте белән туйларны да күңелле үткәрсәк иде. Гаиләгезне саклагыз, балам. Чит-ят сүзләрне арагызга кертмәгез. Сез тату яшәсәгез, без дә бәхетле булырбыз,-ди Фәния апа кызы Лилиягә. Кемнең генә ата-анасы баласына бәхет теләми икән. Бигрәк тә, туй көнендә бер кочак кадәргесен ишетәсең Ул...
-
Хатын-кыз–гаилә тоткасы
«Хәерле юл, кадерлем, исән-сау гына әйләнеп кайт, игътибарлы йөр, яме». Белгән догаларын күңелдән кабат-кабат әйтеп, ерак юлларга сәфәр кылучы тормыш иптәшен әнә шулай эшкә озата ул. Узе шәһәр кызы. Балык бистәсе егетенә кияүгә чыгып, район үзәгенә кайта. Күп кенә яшьләрнең бәхет, эш эзләп шәһәргә качкан чорында, ул киресенчә, тормышын нәкъ...
-
Якын, җылы караш
-Үткәннәр белән яшәп булмый, Илһам абый, тормыш дәвам итә, һәр мизгелнен тәмен тоеп кала белергә кирәк. Өйләнергә кирәк сезгэ, - дип юатырга тырышты аны укучысы Ринат. Тик Илһамнын гына үткәннәрдән аерыласы килми шул. Ничек итеп тормышның дөрләп, яшьнәп узган вакытларын оныта алсын ди ул. Алар Мәдинә белән яшьлекнең чәчәк аткан...
-
Фермерлар бер урында таптанмый
Бүген районыбызда 52 фермерлык хуҗалыгы эшли. Шул җирлектә гаилә фермерлары оештыручылар саны да елдан ел арта. Яңа эш башлавы берәүгә дә җиңел түгел. Шуңа авыл җирлегендә үзләрен чын хуҗа итеп тотучы фермерлар эшчәнлеге белән танышу, яңа гына үз эшләрен башлаучылар белән очрашу ниятеннән юлга чыктык. Районыбызда гына түгел инде бүген...
-
Чүкеч чыңын ул ишеттерә әле
Элек ел әйләнәсе диярлек авыл өстендә тимерчелектән чыккан тимер чыңы яңгырап тора иде. Заманалар үзгәреше монда да үз кануннарын кертте. Тимерче һөнәре дә искерә, алар инде авылларда да бармак белән санарлык кына калып бара. "Кама Агро" хуҗалыгы машина- трактор паркында җитәкчеләре тимерче Ислам Абдуллин хакында җылы сүзләр әйткәч ирексездән шунда...
-
Әти эзе–ышанычлы эз
Ф. Галәветдиновның фермерлык хуҗалыгында чәчү батыры исеменә күп еллардан бирле уңган тракторчы Михаил Касимов ия була. Әтисе хезмәтен бүген уңышлы дәвам иттерә ул. Авыл өлкәннәре әтисе Семен дәдәйнең мактаулы механизатор булуын яхшы хәтерлиләр. Мәктәп елларыннан ук техника тирәсендә чуалып үскән малай, әнә шулай, әтисе һөнәрен үзенә юлдаш иткән. Язгы кыр...