16 июль 2014 яңалыклары
-
Мобиль бригада чираттагы очрашуны-Анатышта уздырырга планнаштыра
Район социаль яклау бүлегенең "Шәфкатьлелек" мобиль бригадасы чираттагы очрашуны Анатыш авылында үткәрә. 25 июль көнне 9.00 сәгатьтән социаль яклау бүлеге белгечләре авыл җирлеге бинасында социаль ярдәм,түләүләр, санаторийларга юлламалар турында консультацияләр бирәчәкләр.Халыкны кызыксындырган бер генә сорау да җавапсыз калмас дип ышанабыз. Фото с yanlex.ru
-
Башкалабызның метросында барлык системаларның куркынычсызлыгы тикшереләчәк
Метроэлектротранс" МУП комплекслы бригадасы 3 төн дәвамында Казан метрополитенының барлык системаларының куркынычсызлыгын тикшерәчәк. Эш төн уртасында башланачак һәм иртәнге 5тә тәмамланачак.
-
Челтер-челтер ага чишмә [+фото]
Чишмәләрдә җиде улак, челтерәми инде елап Тургайлар очмаса биектә, Тозланса саф сулы чишмәләр. Саекса авылым инеше Киләчәк буыннар нишләрләр? Кешеләр, саклагыз Җиремне! (Гөлназ Нәбиуллина)
-
Ул үз урынында олы хуҗа
Күп еллардан бирле инде Олы Елга авылы ындыр табагында эшләүче Фәнис Нурмөхәммәтов эш сөючәнлеге, булдыклылыгы белән күпләргә үрнәк булырлык.
-
Гәбделфәтнең хезмәт дәрте күпләрне сокландыра [+фото]
"Закирова" хуҗалыгында тракторчылар төшке ашка тукталган чак иде. Гәбделфәт Мифтаховны кырда очраттык.