15 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Казан балет труппасының Европа гастрольләре башланды
15 ноябрьдә Швейцариянең Цюрих шәһәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасы үзенең Европа гастрольләрен башлады.
-
Полициягә сүз әйтә күрмәгез-штраф - 15 мең сум
Казанда яшәүче 30 яшьлек Марат Хәйруллинга хөкем карары чыгарылды. Ул полиция хезмәткәрләрен хурлаган өчен 15 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.
-
Мәскәүдә татарча көрәшәчәкләр
5 декабрьдә Мәскәүдә узачак Россия халыклары көрәше фестивалендә татар милли көрәше дә тәкъдим ителәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов Франция халкының кайгысын уртаклашты
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге вәкаләтле вәкиле Жан Морис Риперга махсус телеграмма җибәрде. Әлеге хат аша ул Париждагы террорлык актларына бәйле рәвештә Франция халкының кайгысын уртаклашты.
-
Үз туган көнендә КАМАЗ астында үлгән (ФОТО)
Әлеге фаҗига 13 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә килеп чыккан.
-
Татарстанга чын кыш килә: бүген14 градус салкын булачак
Бүген Татарстанда салкын һава торышы көтелә.
-
Татарстанлылар Париж халкының кайгысын уртаклаша
Париждагы куркыныч теракт Татарстан халкын да тетрәндерде. Казанлылар Рәхмәтуллин урамы,1 йорт адресы буенча урнашкан "Альянс-Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәге янына чәчәкләр китерә.